23 нче март көнне Бакырчы урта мәктәбендә Пушкин картасы кысаларында Шәүкәт Галиев музе... — 23 марта 2026 г. в 13:03:19.124
23 нче март көнне Бакырчы урта мәктәбендә Пушкин картасы кысаларында Шәүкәт Галиев музее хезмәткәре «Шәҗәрә тарихы» темасына музей дәресе үткәрде. Дәрес барышында укучыларга презентация тәкъдим ителде, үз нәселеңне белүнең әһәмияте турында сөйләшү алып барылды. Укучыларга файдалы материаллар таратылды, ә практик өлештә алар үзләренең туганнарын барлап, шәҗәрә төзеп карадылар. Шулай ук дәресне алып баручы Кәлимуллина Зөбәрҗәт шәҗәрә төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дәрес, кызыклы һәм файдалы үтте, укучыларда гаилә тарихына карата кызыксыну уятты.

