ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ — 22 мая 2026 г. в 12:26:21.206
ӘДӘБИ КУНАКХАНӘ Янәшәбездә үзләренең артык тыйнак, гадилекләре белэн күзгә бәрелеп тормасалар да һәр кешенен күңелендә булган уйларын, кичереш-тойгыларын җанга якын шигьри сүзләр белән йөрәккә үткәрерлек итеп әйтеп бирүчелэр бар. Әнә шундыйларның берсе белән, якташыбыз, Исмаил авылы кызы, Башкортстанның мәгариф отличнигы Наилә Салихжан кызы Дәүләтгәрәева белән очрашу дүртөйлеләр күңелендә онытылмас тәэсоратлар калдырды. Наилә Сәлихҗан кызы бүгенге көндә Борай районында яшәп иҗат итүче шагыйрә. Үзнәшер юлы белән басылып чыккан" Күңелем бизәкләре", "Стихи", "Без әле юлдабыз", "Шигырьләр" исемле шигъри җыентыклар, "Зыя Мансур" исемле тәрҗемәләр китабы авторы. "Илһам алам сездән тормышка” дип аталган кичәдә Наилә Сәлихҗан кызының туганнары, классташлары, укучылары, “Дулкын”әдәби-иҗат берләшмәсе, “Раушан” хатын-кызлар клубы әгъзалары, әдәбият сөючеләр катнаштылар. Алып баручылар авторның иҗаты белән таныштырдылар, ә китап укучылар исә Наилә апаның “Замандаш” әдәби берләшмәсе бастырып чыгарган “Күңелем энҗеләре” җыентыгына кергән шигырьләрен укып ишеттерделәр. Автор башкаруындагы шигырьләр, тәрҗемәләр, нәсел тарихы, аерым әйткәндә туганы, күренекле татар шагыйре Зыя Мансур турындагы мәгълүмат катнашучыларны уйландырды да, хисләндерде дә. БР һәм РФ Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрә, “Әллүки” халык фольклор ансамбле, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының район бүлекчәсе җитәкчесе С.Ф. Васикова, туган як тарихын өйрәнүче журналист Ә. Ягъфәрова, урындагы каләмдәшләренең изге теләкләрен, ветеран журналист БР атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Республика Хөкүмәтенең Ш. Ходайбердин исемендәге премия лауреаты И.Х. Тимерхановның Зыя Мансурның Татарстанның халык шагыйре Ә. Баян белән элемтәләре турындагы мәгълүматларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Бу матур чыгышлар якташлары күңелендә Наилә Сәлихҗан кызына карата горурлык һәм олы хөрмәт тойгысы уятты. Ә инде моңлы җырчыларыбыз Г. Әхмәева, Ә. Ямалетдинова, З. Әхмәдуллина башкаруындагы музыкаль котлаулар ямь өстенә ямь булды. Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле булып Наилә апаның 47 елдан соң укучылары белән очрашуы булгандыр. Тайморза авылыннан Ирек Зарипов, Әлфия Нургалиеваларның сөекле укытучыларына чәчәк гөлләмәсе белән ап-ак, челтәрле шәлъяулык бүләк иткәндә катнашучыларның да күзләре яшьләнде. Рәхмәт аларга! Ә без, Наилә Сәлихҗан кызына үз чиратыбызда, ныклы саулык, бәхетле гомер, иҗади уңышлар телибез! Күбрәк фотолар безнең сайтта: clck.ru/3Tmrr8 #Дюртюлинскаяцентральнаябиблиотека

