Театр дөньясында
Театр дөньясында 27 март – Бөтендөнья театр көнендә - Дүртөйле татар драма һәм комедия артистлары белән бик җылы һәм күңелле очрашу узды. Иң беренче сүз театрның җитәкчесе һәм режиссеры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районыбызның Н. Нәҗми исемендәге премия лауреаты А. Х. Гыйльмановка бирелде. Ул татар театры оешу тарихына тукталып, Сәкинә һәм Зөфәр Солтановлар, Рәүф Сәхәүтдиновларның фидакарьлегенә тукталды, алардан килгән сәхнәгә мәхәббәтнең бүгенге көннәргә кадәр килеп җитүен билгеләп үтте. Артистлар һөнәри осталыкларының серләре белән уртаклаштылар, иҗат юлларының ничек башлануы хакында, беренче һәм иң истә калган, яраткан рольләре турында сөйләделәр. Шагыйрәләр С. Васикова, З. Әбелкарамова-Киреева, җырчы-шагыйрь, автор-башкаручы Венер Фәттах, Р.Әхмәтовалар артистларга шигъри гөлләмәләр, җыр-моң бүләк иттеләр, рәхмәт сүзләрен җиткереп, иҗат уңышлары теләделәр. Очрашу сорауларга җавап бирү һәм артистларның матур чыгышлары белән тәмамланды.