🥞Җомга коймагы. — 17 июля 2026 г. в 04:02:38.675
🥞Җомга коймагы. ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣0️⃣0️⃣дәрес: кыз балаларны үстерүнең савабы. Пәйгамбәребез: *"Кемнең өч кызы булып, ул аларны бөтен кирәк-яраклары белән тәэмин итсә, аларга мәрхәмәтле булса, аның өчен җәннәт тиеш булыр",* - дигән. Шулвакыт, бер кеше: "Әгәр ике кызы булса?" - дип сораган. Пәйгамбәр: *"Ике булса да",*- дип әйткән ("Әдәб әльМөфрәд", 78). Бала үстерү, аларның тормыш хәҗәтләрен канәгатьләндерү, аларга күркәм тәрбия бирергә тырышуның мәшәкате зур, савабы күптер. Ләкин, ни сәбәпле хәдисләрдә күбрәк кыз үстерүнең әҗер савабы турында әйтелә? Анысына киләсе дәресебездә тукталырбыз. 🤲Йә, Раббым, безгә бүләк иткән кызларыбыз өчен дә, улларыбыз өчен дә Сиңа мең шөкерләребез булсын.

