🥞*Җомга коймагы* — 31 июля 2026 г. в 04:03:36.497
🥞*Җомга коймагы* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 1️⃣0️⃣2️⃣дәрес: балаларның тәрбиячесе - Аллаһ. Әлбәттә, бала тәрбиясендә әти-әни көчтән килгәнен эшләргә тиешләр. Әмма, тәрбиянең ЧЫН нәтиҗәсе, татлы җимешләре - Бер Аллаһы кулында. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә: *"Син теләгән бәндәңне туры юлга китерә алмассың. Бәлки Аллаһы кемне тели, шуны туры юлга күндерә",* - диде ("Касас", 56). Шуңа күрә, һидаятне Бер Аннан сорыйк. Ул япкан күңелне һичкем ачмас. Ул ачканны, һичкем яба алмас. Пәйгамбәребезнең сәхәбәсе Әнәс ибн Мәлик әйткән: *"Әдәп - Аллаһы биргән әдәп. Әти-әнинең әдәбе түгел. Хәерлелек - Аллаһының хәерлелеге. Әти-әнинең хәерлелеге түгел".* 🤲Йә, Раббым, Син йөрәкләрне ачасың. Безне туры юлдан алып бар.

