⚡КАРБЫЗ АШАРГА ИРТӘ ӘЛЕ! — 3 июня 2026 г. в 12:37:24.445
⚡КАРБЫЗ АШАРГА ИРТӘ ӘЛЕ! ☝Иртә өлгергән карбызларда нитратлар күп була, бу кешедә агулану китереп чыгарырга мөмкин. Күңел болганырга, костырырга, баш авырту, 🫨әйләнү билгеләре булырга мөмкин. Балалар һәм өлкән яшьтәгеләр нитратлар белән агулануга аеруча сизгер була. Карбызны август башында алу хәерлерәк.☝ Моннан тыш, карбызның тышы туфракта ята һәм шуның аркасында вирус һәм бактериаль инфекцияләр, шул исәптән сальмонеллез, эчәк таякчыгы һәм ротавирус чыганагы булырга мөмкин. ❗Карбызны агып торган су астында🚿сабынлап һәм щетка белән әйбәтләп юарга кирәк.✅ Бу язманы дусларыгызга да җибәрегез! 📱Безгә кушылыгыз: | МАХ | ОК | ВК | САЙТ|

