. — 2 сентября 2026 г. в 10:21:59.863
. ⚡️"Саумы, мәктәп!"🔔фотоконкурсына килгән фотолар белән таныштырабыз.🎊 ✅ Беренче фотода – Ясминә Нуриева🌷 әнисе Гөлниса ханым белән. Арча районы Апаз авылы. ✅ Икенче фотода – Розалина Сәйфуллина.🌹 "Кызыбыз Чишмә районы Келәш авылының Мостай Карим исемендәге мәктәпкә 1нче сыйныфка барды", - дип безгә бу фотоны әнисе Розалия ханым җибәрде. 📱📲Конкурска фотолар җыю дәвам итә. Катнашып, бүләк отарга уйласагыз, фотогызны мах аша 👉 админга 👈 салыгыз. ✅Төп шартлары: 1. Укучы үзе генә, яки сезнең белән бергә төшкән 1 (бер) фото җибәрәсез. 2. Фото җибәрүче үзенең исем-фамилиясен, яшәгән җирен яза. Сурәттә укучы үзе генә булмаса, янында кем булуын күрсәтә. ✅ Фото балаларның үзләреннән кабул ителми, өлкән кеше җибәрергә тиеш. ❗Әгәр сез баланың әбисе бабасы яки башка туганы икән, конкурста катнашу өчен аның әти-әнисеннән рөхсәт сорарга онытмагыз! 💥Җиңүче "Вконтакте"да тавыш бирү буенча билгеләнә һәм аны истәлекле бүләк көтә🎁 🚚Бүләкне "Озон" аша җибәрәчәкбез.🔥 Фотолар көтеп калабыз, дуслар!👏👏 ❤Безнең МАХ-каналга язылыгыз: max.ru/ometufa

