👁🗨Күз тимәсен өчен нинди дога укырга?🤲 — 12 мая 2026 г. в 07:00:04.413
👁🗨Күз тимәсен өчен нинди дога укырга?🤲 Төрле бозымнан, күз тиюдән сакланыр өчен һәрвакыт менә бу доганы укып йөрергә онытмыйк: «Әгүзү би кәлимәтил-ләһиттәммәти мин күлли шәйтанин үә һәммәтин үә мин күлли гайнин ләәммәһ» (Аллаһының камил сүзләренә һәрбер шәйтаннан, хәшәрәттән һәм яман күздән сакласын дип сыенам) (Бохари риваяте, 3371). 🔹Иртә-кичен өчәр кабат «Ихлас», «Фәлак», «Нәс» сүрәләрен укып, уч төбенә төкереп (өреп) бөтен тәннебезне сыпырып чыгу (шул тәртиптә өч мәртәбә эшләнелә). Иртә-кичен һәм шулай ук йоклар алдыннан «Аятел-көрси» аятен уку – күз тиюдән саклану чараларыннан.

