🔸Файдалы киңәшләр🔸 — 11 мая 2026 г. в 17:03:46.704
🔸Файдалы киңәшләр🔸 🔹Чәй содасы☝ Бакчада да аның файдасын күрегез👍 ✅ Сода чүп үләненнән коткара. Өй алдында җәелгән плитка арасына бик тиз үлән үсә башлый. Монда да сода булыша. 1 литр суга 4 аш калагы чәй содасы кушып, эремәне плитка җөйләренә сиптереп чыгарга. 4-5 атнадан тагын бер кабатларга. ✅ Кәбестәне корткычлардан саклый. Кәбестә кортын кисәтү өчен, тигез микъдарда чәй содасы һәм онны бергә кушарга. Катнашманы кәбестәгә һәм туфрагына сибәргә була. ✅ Помидорны тукландыра. Сабакларына 0,5 %лы чәй содасы эремәсе (100 мл суга 1 чәй калагы) сиптергәндә, помидор баллырак була. ✅ Гөбләне җиңә. Декоратив үсемлекләр чәчәк атканда, җиләк-җимеш өлгерә башлаганда, химикатлар сиптерергә ярамый. Бу вакытта үсемлекләрне гөблә басса, 0,5 литр суга 12-15 грамм чәй содасы кушарга һәм сиптерергә була. ✅ Виноградка файдалы. Виноград өлгерә башлаганда, 5 %лы чәй содасы эремәсе сиптерәләр. Ул виноградны балландыра һәм соры черек чиреннән саклый.

