🌼Тузганак кайнатмасы — 6 мая 2026 г. в 07:00:02.629
🌼Тузганак кайнатмасы ✅ 300-400 тузганак чәчәген җыеп, салкын суга салабыз. ✅ Бер тәүлектән соң чәчәкләрне сыгып алып, 0,5 литр эссе суга салырга һәм 15-20 минут кайнатып алырга кирәк. ✅ Шуңа 1 кг шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы өстәп бутарга, 1-2 лимонны ваклап салырга. Лимонны кабыгы белән салсагыз да була. ✅ Катнашманы 5-7 минут кайнатабыз. Ул бал сыман сары төскә керергә тиеш. ✅ Шуннан соң уттан алып суытабыз, сөзәбез. Сыек кайнатманы утка куеп, тагын 1-2 минут кайнатып алабыз. 👍Суынганнан соң кайнатма әзер була. 🔻🔻🔻🔻🔻 🌼Тузганак кайнатмасы А, С, Е, В төркеме витаминнарына, калий, кальций, тимергә бай. Ул көч кертә, матдәләр алмашын яхшырта, аппетитны җайга сала, буыннарны ныгыта, токсиннарны чыгара, җиңелчә эчне йомшарту, үт суын куу үзлегенә ия. • Тузганак кайнатмасын көнгә 2-3 чәй кашыгыннан күбрәк ашамагыз. • Тузганак кайнатмасында шикәр күп, ул шикәр чиреннән, аллергия белән интегүчеләргә килешми. 📱Безгә кушылыгыз: | МАХ | ОК | ВК | САЙТ|

