🎤«Яшьлегем» җыры белән эстрадага «атылып» килеп кергән Рөстәм Әсәдуллин сәхнәдә үзене... — 3 мая 2026 г. в 18:00:03.148
🎤«Яшьлегем» җыры белән эстрадага «атылып» килеп кергән Рөстәм Әсәдуллин сәхнәдә үзенең сәерлекләре турында беләме?☺ – Синең турыңа еш кына «сәер хәрәкәтләнә» дип язалар, моңа ничек карыйсың? - Ул минем үзеннән-үзе чыга инде.🤭 Мин аны репетиция ясап, каяндыр карап эшләмим. Эчтән чыга ул минем. Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим мин.😇Мин аны үзем сизмим дә, аннары телевизордан карагач – нәрсәдер эшлим шунда. Ул – минем күңел халәтем: ошамаса, карамасыннар! Башкача булмый минем, туктап, болай гына басып җырлый алмыйм. - Социаль челтәрләрдә сиңа пародияләр дә еш күренә. Ачуланмыйсыңмы? - Юк инде, аларны карарга үземә дә кызык😆

