Хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләр☝️ — 15 июня 2026 г. в 04:00:04.180
Хуҗабикәләр өчен файдалы киңәшләр☝️ ✔️Карт сыер итенә, кыздырырга куярга 1 сәгать кала, горчица сылагыз, ул йомшаграк булыр. ✔️Суганны кыздырыр алдыннан онда әвәләгез – алтынсу төскә керер, кетердәп торыр. ✔️Пешергәннән соң бигүк кызыл булмаган чөгендерне берничә сәгать суыткычта тотып карагыз. Салкында аның төсе матурлана. ✔️Банкасын ачуга ук тозлы кыяр ашалып бетмәсә, өстенә горчица порошогы сибегез, капкачына да эчке яклап буягыз. ☝Ул кыярны бозылудан, күгәрек барлыкка килүдән саклый. ✔️Кайнар су белән пешекләнгән лимон хуш ислерәк була. ✔️Балык таралмасын өчен ухага тозны алдан ук салырга кирәк. Кыздырыр алдыннан тоз сипкәч, 20–30 минут тотарга кирәк. ✔️Яшелчә салатларына тозны табынга чыгарыр алдыннан гына өстиләр. Югыйсә яшелчәләр сок бүлеп чыгарып, салат сулана. ✔️Бавыр йомшак булсын өчен, тозны әзер булгач кына өстәргә кирәк.

