БЕРЕНЧЕЛӘРДӘН БУЛЫП СӘЛАМ БИРҮ — 14 июня 2026 г. в 03:50:47.200
БЕРЕНЧЕЛӘРДӘН БУЛЫП СӘЛАМ БИРҮ Пәйгамбәребез Мөхәммәд сгс.нән: «Бер-берсе белән күрешкән ике кешенең кайсысы беренче булып сәлам бирә?» ‒ дип сораганнар. «Аллаһ Тәгаләгә якынрагы», ‒ дип җавап биргән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. ✅ «Әссәләмү галәйкүм» дигән өчен – 10 әҗер-савап, ✅ «Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллааһ!» дип өстәп әйткән өчен – 20 әҗер-савап, ✅ «Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллааһи вә бәрәкәтүһ!» дип сәлам биргән өчен исә 30 савап языла, ди Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с. Мәгънәсе: «Сезгә сәлам (иминлек), Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!» Хәерле кояшлы матур иртәләр булсын сезгә хөрмәтле дин кәрдәшләрем. Амиин!🤲 Рөстәм хәзрәт Гәрәев, "Биккол авылы мәчете."

