🌙ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН, ДУСЛАР!
🌙ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН, ДУСЛАР! Рөстәм хәзрәт Гәрәев: "Безнең шундый бер начар сыйфатыбыз бар: кеше күрми бит, дип, берәр начар гамәл кылабыз. ☝Әмма кеше күрмәсә дә, Аллаһ күреп тора: 🌙“Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә хозурында җирдә һәм күктә һичнәрсә яшерен булмас” һәм Ул ахыр чиктә җәзасын да бирә. (“Әли Гыймран” сүрәсе, 5нче аять) ⚡Кечкенә генә, сизелмәслек кенә эш бит инде, дип уйлагыз, зур таулар да кечкенә ташлардан тора, ☝Безнең кечкенә генә кырын эшләр дә көн саен җыелып барып, зур гөнаһка әйләнеп куюы бар. ❓Ни өчен без бүген бик каты авырыйбыз, төрле бәла-казага юлыгабыз? ❗ Моның төп сәбәбе – гөнаһлар күп кылып шул гөнаһларга күмелү аркасында. ☝ Әйтик, өйдә кайберләребезнең балалары әти-әни янында бик тәртипле, әмма өйдән ераккарак китсә, бу баланың авызында бер әдәпле сүз юк, гел сүгенә. 🤲Аллаһ Тәгаләнең ачуыннан саклан, дип, туганнан бирле әйтеп, аңлатып, үзебез үрнәк булып, шушы аятьләр белән гамәл кылып яшәп, аларның күңеленә сеңдерсәк, хәлләребез күпкә яхшырак булыр иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд сгв әйтте: “Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар гамәл артыннан, үзе белән начарлыкны сөртүче изге гамәл кыл, кешеләр белән мөгаләмәдә әдәпле бул”.