Сарымсак укларын җыйдыгызмы әле, дуслар? — 23 июня 2026 г. в 01:30:02.252
Сарымсак укларын җыйдыгызмы әле, дуслар? Салкын тигәндә иң еш ашарга киңәш ителгән сарымсакның угына кадәр шифалы. 🧄 Аның составында иммунитетны ныгытучы фитонцид дигән матдә бар. 🧄 Сарымсак угы С, А, В6, В12 витаминнарына, организмның картаюны акрынайта торган антиоксидантларга да бай. 🧄 Ул кан составын яхшырта, инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын киметә. 🧄 Токсиннардан чистарта, эчәклекне паразитлардан арындыра, яман шешне дә кисәтә. 🧄 Иммунитетны ныгыта аппетитны яхшырта, ашкайнату системасын җайга сала.

