“22 июнь” — 22 июня 2026 г. в 08:28:46.466
“22 июнь” Бу – хәтәр көн. Хәтта көн түгел – таң... Безнең өскә бомба ташланды. Чиктә идек. Тел күтәреп булмый, Әйтеп булмый «Сугыш башланды...» Палаткадан очып чыкты берәү, Ә берәүләр... чыга алмады. Нинди афәт килүләрен илгә Шунда гына йөрәк аңлады. Җирне күңел бүтән төстә күрде, Күзләренә сугыш керде дә: Томан – төтен. Таң яктысы – ялкын. Тирәдә юк бүтән берни дә. Юк! Чәчәкләр бар бит! Таҗлар – бармак, Йомарланды бар да йодрыкка! ...Йөгер тупка! Әмма кайберәүләр Җитәлмәде шунда йөгереп тә. Ят козгыннар чөнки кургаш сипте. Бөтенесе – кара тәреле. Без шуыштык. Тупка тотарга дип Фашистларны – җенне, пәрине. Кем шуышып, кемнәр үрә торып – Бөтенебез утка ташланды... Каршыланды бу көн таңы шулай, Бөек Җиңү шулай башланды. Зәки Нури.

