💦ЯҢГЫР СУЫН — 19 июня 2026 г. в 14:33:16.785
💦ЯҢГЫР СУЫН ҖЫЯСЫЗМЫ❓ Элек-электән авыл кешесе яңгыр суының кадерен белгән. Өй түбәләреннән аккан тамчыларны мичкәгә, зур савытларга җыеп куйганнар. ✅ Бүген дә бу гадәт яңадан популярлаша бара.👍 ❤Беренчедән, яңгыр суы бакча өчен бик кулай санала💯. Аның составында каты тозлар азрак булганлыктан, үсемлекләр аны җиңелрәк «кабул итә». Шуңа күрә күпләр помидор, кыяр, чәчәкләргә нәкъ менә яңгыр суы сибәргә тырыша.💦 ❤Икенчедән, керне агарта, чәчне яңгыр суы белән юсаң, йомшак була, тән тиресенә дә шифасы бар. ✅ Яңгыр суын дөрес итеп җыярга кирәк: савытлар чиста булсын, өстен каплап кую хәерле. ☝Юыну өчен кулланырга булса, яңгырның беренче агымын җыймаска кирәк. Чөнки түбәдә яткан тузан-пычрак иң элек беренче тамчылар белән агып төшә. Яңгыр суын җыеп кулланасызмы? 👍 - Әйе ❤ - Юк

