СӘЛАМӘТЛЕК СОРАУ ДОГАСЫ — 29 июня 2026 г. в 01:00:01.996
СӘЛАМӘТЛЕК СОРАУ ДОГАСЫ “Әллаһүммә гаффинии фии бәдәнии, әллаһүммә гаафинии фии сәмгый, әллаһүммә гаафинии фии бәсарии, ләә иләәһә иләә әнтә. Әллаһүммә иннии әгүүзү бикә минәл-күфри вәл-фикъри. Әллаһүммә иннии әгуузү бикә мин газәәби-лкабри. Ләә иләәһә илләә әнт”. 🤲 Мәгънәсе: “Йә, Аллаһ, тәнемне, колакларымны, күзләремне сау-сәламәт кыл. Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы хак илаһ юк. Йә, Аллаһ, сиңа көферлектән һәм фәкыйрьлектән, кабер газабыннан саклануны сорап сыенам. Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы илаһ юк”.🤲

