Помидор очлары каралса, нишләргә? — 27 июня 2026 г. в 09:29:32.634
Помидор очлары каралса, нишләргә? Кайсыбердә помидорларда 🍅 кара таплар барлыкка килә (русчасы – вершинная гниль). Ул үсемлек тукымасында кальций җитешмәүгә бәйле. ✅ Тәҗрибәле бакчачылар бу проблема белән көрәшү өчен кальций селитрасын кулланырга тәкъдим итә: ✔️томатлар формалашканда 10 литр суга 10 грамм нисбәтендә кальций селитрасы белән тукландырырга була; ✔️ шулай ук ул яфракларга 10 көн аралыгында 2-3 тапкыр кальций селитрасы эремәсе (1%) сиптерергә кирәк. 🍅 "Әгәр помидорларда черү билгеләрен күрсәгез, хафаланмагыз. Зарарланган җимешләрне өзеп ташлагыз, үсемлекләрне кальций белән ашламалагыз, туфракны мүлчәләгез. Мүлчәләү туфракта дымны сакларга һәм температура тибрәнешен киметергә ярдәм итәчәк", – диючеләр дә бар.

