ХӘЕРЛЕ ШИМБӘ ИРТӘСЕ БЕЛӘН, ДУСЛАР! 👋 — 27 июня 2026 г. в 02:00:04.150
ХӘЕРЛЕ ШИМБӘ ИРТӘСЕ БЕЛӘН, ДУСЛАР! 👋 Бүген илебездә – Яшьләр көне! 💃🕺 Кеше ничә яшьтә булса да, күңеле белән һаман 18дә кала, диләр. Шуңа күңелләребез гел яшь булсын әле. 😍 Ә паспорттагы яшькә килгәндә, ☝️Башкортстанны яшьләр төбәге дип әйтергә була. Бездә 14тән 35 яшькә кадәргеләр саны 1 миллион 57 меңнән артып китә 🤗. Бу – халыкның 26 проценты дигән сүз❗️ 💞Яшьләр көне уңаеннан Люция Әблиеваның бер матур шигыре дә урын алсын әле. Яшьлек – матур әкият 🥰 Өлкәннәр бергә җыелса, Яшь чакларын сөйлиләр. Күңелләре тулып китеп, Моңсу көйләр көйлиләр: Урам аша чыккан кебек Гомернең узулары. Яшь вакытларны сагынып, Йөрәкнең сызулары. Баегач кына сизелә Кояшның да кадере. Очкан кош түгел, яшь чаклар Әйләнеп кайтмый кире. Өлкәннәрнең җырларында. Ярылып ята хакыйкать. Кабат укып булмый торган Яшьлек – матур әкият... 🍓🔥❤️

