АФРИКА КЫЗЫ ТАТАРЧА БИЕП ШАККАТЫРГАН — 26 июня 2026 г. в 14:00:00.796
АФРИКА КЫЗЫ ТАТАРЧА БИЕП ШАККАТЫРГАН 🔥Африкадан килеп, Пермь өлкәсе Седяш авылында яшәүче Нгамбо исемле блогер кыз әледән-әле үзенең талантлары белән шаккатырып тора 👍 💃Бу юлы ул авыл Сабантуенда чын татарча биегән. Аны көчле алкышларга күмгәннәр. Нгамбоның бәйрәмгә милли күлмәк киеп килүе дә игътибарга лаек. 💞 Африка кызының тормыш иптәше Марат һәрвакыт кара тәнле гүзәл зат белән гаилә корырга теләгән. Ул Нгамбо белән танышканнан соң, үзенең туган ягында никах укыткан. Кыз кияүгә чыкканчы ук ислам динен кабул иткән. Тәүдә яшьләр Замбиядә яшәгән. Әмма анда Маратка эш булмау сәбәпле, аның туган авылына кайтып урнашканнар.

