Иске ыштан, аягыңда - кәлүш, — 6 июля 2026 г. в 15:58:00
Иске ыштан, аягыңда - кәлүш, Абзар белән өйнең арасын, Көнозыны кем санаган аны Анда-монда йөгереп барасын. Шул арада бакча көтеп тора, Чәчкән күптән, чүбен утыйсы. Абзарыңда малы кычкыра да, Башың кашып тагын туктыйсың. - Тагын ни җитмәде, малкайга? - дип, Сугым үгезенә карыйсың. Тазартасың астын, салам салып, Әллә йоныңны да тарыйсы? Моның барысы да эштән кала, Эшнең арасында, диимме, Әллә мал тизәген таптар өчен, Юньле башлы кием киимме? -Авыл! - дисез... әйе, матур авыл, Тик нинди күз белән карыйсы... Эш бетереп самавырда чәйнең, Алда әле, алда кайныйсы. Кунакларың әнә шалтырата, Шәһәр кайта авыл күрергә. Тиз-тиз генә кием алыштырып, Бераз юньле кием киелә... Сый-хөрмәтен өстәлеңә җыеп, Куеп барын табын түренә, Өлгерәсең уттан чыккан кебек, Өй алдында кунак күренә. Ярый, дисең, уза шул ла гомер... Туганнарың кайтты ялында. Сый-хөрмәтен җыеп, шашлык, диеп, Алып киттең кичен болынга. Елга буйларына бергә үскән, Җыр яңгырый рәхәт су буе. - Иртәгәсе, - дисең, Аллаһ белсен, Бүген яшик, - дисең, - бу юлы... Рәхәтләнеп искә төшерелә, Бергә-бергә үткән елларны. Бик тиз үтә кыска очрашулар, Көтә кабат озын юллары. Озатасың күчтәнәчен җыеп, Йомыркасын, итен, суганын... Кулын болгый-болгый китеп бара, Кайткан кунак, дустың, туганың. - Хәерле юл! - дисең, кулың болгап, Сезнең юллар ерак барасы. Син яңадан... иске ыштан, кәлүш, Абзар белән өйнең арасы... Рамзис Мишәр.