Намаз укыган вакытта башта нинди уйлар булырга тиеш, әллә бер уй да булмаска тиешме? 🤔 — 4 июля 2026 г. в 01:30:00.920
Намаз укыган вакытта башта нинди уйлар булырга тиеш, әллә бер уй да булмаска тиешме? 🤔 Бу сорауга "Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин болай дип җавап бирә: – Кешенең уйлары аның йөрәк халәте белән бәйле. Кешенең йөрәгендә дөнья күбрәк булган саен, уйлары да дөньяви була. Кешенең йөрәгендә Аллаһы Тәгалә булса, димәк, ул Аллаһы Тәгалә турында уйлый һәм Аннан куркып яши, Аның турында гына уйлап йөри дигән сүз. 🤲 Әлбәттә, башта уйсыз булмый, әмма башта уй Аллаһы Тәгалә, Аннан курку турында булырга тиеш. Кеше башында дөньяви уйны йөртсә, димәк, намазның савабы бермә-бер кими дигән сүз. Тышкы яктан намаз дөрес булса да, савабы бик аз була.

