ТАҢГЫ ТЕЛӘК — 15 июля 2026 г. в 02:52:00.735
ТАҢГЫ ТЕЛӘК Ачтым күзем "Бисмилла" дип, Сүз-догамны кабуллар ит: Якты көнем хәерле ит, Гамәлләрем хәләлдән ит! Сорыйм, Раббым, һәрбер таңда: Тынычлык бир безнең җанга, Дус-туганнар булсын янда, Яшәү дәрте аксын канда! Аллаһ хакын, бәндәм, хакла, Догаң укып, күңелең сафла! Яманлыктан, Раббым, якла! Сакла, Раббым, Үзең сакла! 🤲 Сания Әхмәтҗанова.

