Балачакта бар да ерак була, — 13 июля 2026 г. в 11:00:03.051
Балачакта бар да ерак була, Ерак иде басу капкасы. Әллә кайда иде күрше авыл, Ничек кенә урап кайтасы! Үсеп җитеп булмас кебек иде... Интекмәдек озак баш ватып: Без түш белән шуып чыгып киттек Балачактан... капка аслатып. Тик бер генә карамакчы идек Офыкларны авыл читеннән, Түбәләр дә инде күренмиләр... Ераккарак ахры кителгән. Хәтердәге җепнең бер башыннан Шул балачак һаман тарткалар. Йөгереп кире кайтыр идек тә бит — Эчтән бикле калды капкалар... Харрас Әюп.

