Бүген - Балыкчыларны да котлый торган көн! 🐠🐟🐬 — 12 июля 2026 г. в 14:05:01.431
Бүген - Балыкчыларны да котлый торган көн! 🐠🐟🐬 Балык тотарга һәм балыкны ашарга яратучыларга да бездән - ❤️ һәм бер матур шигырь 🥰 Балыкчылар көне бүген! Кем соң балык тотмаган?.. Яулык белән хәтта сөзеп, Песигә ашатмаган. 🐠 Җанына тынычлык таба Балыкчы яр буенда. Кечкенәсе эләксә дә, Иң зурысы - уенда... 🐬 Балык тотуларның тәмен Аңлый тик балык тоткан. Түземлелеккә өйрәтә, Кызмаска бер дә юктан. 🦈 Балык тынычлык ярата, Алсу таң аткан чакны. Уңыш телик без аларга: Таң кошы ул - балыкчы! 🐠 Фәнзия Шәмсетдинова.

