ҮЗЕМӘ ВӘГАЗЬ — 19 июля 2026 г. в 03:30:01.505
ҮЗЕМӘ ВӘГАЗЬ Аякларың авыртканда, аяксызга кара: Син атлыйсың, ә ул кеше җирдән шуып бара. Күзләрең начар күргәндә, юкка зарланасың. Сукырлыкның ни икәнен син аңлый алмассың. Моңланасың, янәсе дә, яшьлек бик тиз үткән... Картаймый яшьли киткәннәр җир астында күптән. Читләп үтмә, урап үтмә, бәхетсезне күрсәң. Булган бәхетеңне алмас, әгәр күрә белсәң. Физәлия Дәүләтгәрәева.
2 486 просмотров

