"Саумысыз, “Өмет”челәр! Мин сугыш чоры баласы, балачакта әни безгә бик тәмле итеп кызыл... — 27 июля 2026 г. в 03:33:17.572
"Саумысыз, “Өмет”челәр! Мин сугыш чоры баласы, балачакта әни безгә бик тәмле итеп кызыл эремчек ясый иде. Ләкин рецептын өйрәнә алмыйча калдым, бәләкәй идем әле ул вакытта. Тиз эшләнә торган эремчек рецептын бастырсагыз иде. Сәридә Вәлиева, Яңавыл районы, Ишбулды авылы". Кызыл эремчек рецепты😋 🔸Казанга 3литр сөт, 3 стакан катык, 3 йомырка салып туглыйбыз. Сүрән утка куябыз. Сөт оегач, аны яхшылап бутыйбыз. 🔸20-25 минут кайнагач, бераз суын алабыз һәм 1 стакан чамасы шикәр комы салып, кайнатуны дәвам итәбез. ☝ Кызара башлагач, эремчеген сөзеп алырга кирәк. 🔥Бу кызыл эремчекне шул килеш ашар өчен дә тәмле (десерт буларак), гөбәдия ясаганда да кулланабыз. Ә сез ничек эшлисез, дуслар? __________ Эремчек яратучылардан - ❤

