КАЙДА КАЛДЫ ИКӘН БАЛАЧАК? — 26 июля 2026 г. в 10:01:01.733
КАЙДА КАЛДЫ ИКӘН БАЛАЧАК? Без бәләкәй чакта рәхәт иде, Утыра идек капка төбендә. Җыелышып бала-чага бергә, Уйнап-көлеп үстек авылда. Төрле-төрле уеннар уйнадык, Кызык сүзләр сөйләп көлештек. Шаярыштык, кайчак үпкәләштек, Ә соңыннан инде дуслаштык. Кайда калды икән балачагым, Их, бер кайтып урап килергә! Тагын җыелышып дуслар белән, Кызык сүзләр сөйләп көлергә. Шулай инде, тик хыялда кала, Балачаклар, уйнап үскәннәр. Алда көтсен безне бәхет, шатлык, Балачаклар инде үткәннәр. Лена Галина (Муктасипова), Бүздәк районы, Бүздәк авылы. __________ Шигырь ошаса, ❤ куегыз, дуслар. Балачак турында икенче авторның ШИГЫРЕ.

