Өйрәт мине, тормыш! — 5 августа 2026 г. в 04:16:49.211
Өйрәт мине, тормыш! Әй, син, тормыш, өйрәт әле мине, Бераз гына усал булырга. Яман сүзле, мәнсез кешеләргә, Үзе кебек әйтеп узарга. Өйрәт мине юкка кайгырмаска, Еламаска кыен чакларда. Өйрәт мине нинди вакытта да, Башны горур тотып атларга. Өйрәт мине кеше кайгысын да, Йөрәгемә якын алмаска. Мәгънәсез сүз әйткән кешеләргә, Бер җавапсыз карап калмаска. Өйрәтәсең, әйе, яши-яши, Бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Кайгы хәсрәтләрне күрә-күрә, Яшәү рәвешенә көйләндем. Әмма кайчак җитми шулар миңа, Килә шундый усал буласым. Усал булганнарга җавап итеп, Бураннардай котырып дуласым. Ялган белән тулы бу дөньяда, Дөреслекне килә табасым. Алдашканның күзләренә карап, Барысын да ачып саласым. Тик шуларга калды өйрәтәсең, Шунсыз авыр җирдә яшәве. Ә башкасы өчен тормыш сиңа, Рәхмәт, диеп кенә дәшәмен! Дания Шәрифуллина. Июль, 2026. __________ Шигырь ошаса, ❤куегыз. Сездән дә шундый тормышчан шигырьләр көтеп калабыз. Икенче авторның да ШИГЫРЕН укый аласыз.

