"Кичә эчтем, бүген эчмәдем..."🤓 — 4 августа 2026 г. в 15:31:00.472
"Кичә эчтем, бүген эчмәдем..."🤓 🚓"Уфа-Инзәр-Белорет" юлында автоинспекторлар Hyundai Solaris автомобилен туктаткан. Аның белән идарә иткән кешенең исерек булуын юлда кискен маневрлар ясаганыннан сизгәннәр. 😑 Машина йөртүчедән алкоголь исе аңкып торган, ләкин ул бүген авызына бер тамчы да алмавы белән ант иткән, ә алкотестерга өргәч, 1,286 мг/л күрсәткән. 🤸♂️Физик күнегүләр ярдәмендә аек булуын исбатларга тырышуга карамастан, аны тоткарлаганнар, машинасын 🚗штрафстоянкага алып киткәннәр. ☝☝Руль артында эчеп йөрергә ярамый! Бу үзеңне генә түгел, башкаларны да хәвеф астына кую дигән сүз. Юлларда сак булыйк!

