🎂Башкортстанда яшәүче Гафирә Сәяховага 104 яшь тулган🤲 — 21 августа 2026 г. в 13:48:13.237
🎂Башкортстанда яшәүче Гафирә Сәяховага 104 яшь тулган🤲 ⭐Бер гасырдан артык гомер яшәп, 100 яшьнең кеше гомере өчен чик түгеллеген раслаган Акъәбине туган көне белән район башлыгы Марат Латыйпов тәбрикләгән. ⭐Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында гомер кичерә ул. Гафирә Хәмәдриҗәл кызы Бөек Ватан сугышы башланганчы ук Кушнаренко педучилищесын тәмамлый, аннан соң хезмәт юлын мәктәп белән бәйли: ярты гасырга якын балалар укыта. Авыр сугыш елларында колхоз басуларында эшли – яз - чәчүдә, көз уңыш җыюда катнаша. Тормыш иптәше💞 Тәлгать Мамалим улы белән кыз һәм ул үстергәннәр. ⭐ Хәзер исә дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар. 🎂Ул үзенең гомер бәйрәмен зур гаиләсе белән каршылый. Шундый матур яшькә җитеп, балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшәү – бәхет! ❤

