🤲Мәүлид ае бара. — 21 августа 2026 г. в 06:30:07.810
🤲Мәүлид ае бара. Бу айда бөтен мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көнен искә ала, аның сөннәтен өйрәнә һәм Коръән укый.🤲 👍Шул уңайдан МӨХӘММӘД ПӘЙГАМБӘР ﷺ ТУРЫНДА КЫСКАЧА МӘГЪЛҮМАТ ҖИТКЕРӘБЕЗ: ⏰Туу вакыты һәм урыны: 571нче елда, мәүлид аеның 12-сендә, дүшәмбе көнне Мәккә шәһәрендә. 🤲Әтисе: Габдуллаһ, Мөхәммәд (саллә-Ллааһу гъәләйһи үә сәлләм) туганчы ике ай алдан вафат була. 🤲Әнисе: Әминә – ул улына 6 яшь булганда бакыйлыкка күчә. 4 яшенә кадәр Мөхәммәд ﷺ, шул вакытта яшәүче гарәпләрнең йоласы буенча, далада Хәлимә исемле сөт анасында тәрбияләнә. 4 яшьтән 6 яшенә кадәр әнисе Әминә тәрбияли. ✅ 6 яшендә әнисе вафат була һәм тәрбиягә аны бабасы Габделмотталиб ала. ✅ 8 яшь булганда аның бабасы вафат була һәм ул атасының абыйсы Әбү Талиб гаиләсенә күчә. Анда 25 яшенә кадәр яши. ✅ 25 яшендә Хәдичә исемле бай тол хатынга өйләнә. Хәдичә (رَضِيَ اللَّٰهُ عَنْهُ) аннан 15 яшькә олырак була. Аның белән 25 ел бергә торалар. Аларның 6 балалары була: 2 малай һәм 4 кыз (уллары сабый чакта ук вафат була). ✅ 40 яшендә Мөхәммәд ﷺ Аллаһ кушуы буенча пәйгамбәрлек вазифасын башкара башлый. ✅ Пәйгамбәрлек вазифасын кабул иткәннән соң, 13 ел Мәккә шәһәрендә тора һәм беренче 3 ел дәвамында яшерен дәгъват кыла (Исламга чакыра), аннары 10 ел ачыктан-ачык Ислам диненә өнди. ✅ Соңыннан һиҗрәт кыла, ягъни Мәдинә шәһәренә күчә һәм шунда 10 ел (гомере азагына кадәр) яши. 63 яшендә вафат була. ✅ Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ сөннәтен таныган һәм аңа ияргән кеше бик күп әҗер-савапка ия була, бу дөньяда уңышка ирешә, Кыямәт көнендә исә, аның шәфәгатенә лаек булып, ярлыкана.🤲 Мөхәммәд Пәйгамбәрнең исемен телдә яки язуда искә алганнан соң, түбәндәге сәламләү сүзләрен өстәп әйтергә кирәк: صَلَّى اللَّٰهُ عَلَيْهِ وَسَلَّم [салләллааһү галәйһи үә сәлләм] (Аңа Аллаһның бәракәте вә сәламе булсын). 🤲 __________ Чыганак: «Ислам дине нигезләре». — Казан: «Хозур» - «Тынычлык» нәшрият йорты.

