🖐Ни өчен кул-аяклар ойый? 🤔 — 20 августа 2026 г. в 04:01:51.094
🖐Ни өчен кул-аяклар ойый? 🤔 ✅Йокыдан торганда, кул яки аяк оеса-чәнчесә, йоклаганда кан йөрешенә хилафлык килгән дигән сүз. ❗Табиб-терапевт Татьяна Романенко кул-аяклар оюның хәвефе турында кисәтә. "Әллә нигә бер генә оеса – зыяны юк. Ә инде атна саен яки көн саен кабатланса, табибка күренергә кирәк", – ди ул. ✅ Моның сәбәбе төрле булырга мөмкин. Организмга В6 витамины җитмәгәндә дә мондый хәл күзәтелә. Нерв күзәнәкләренә зыян килгәндә дә. 🔹Моннан тыш кул-аякның ою-чәнчүе инсульт яки шикәр чире якынлашуын да аңлатырга мөмкин. 🖐🦶Кул, бармаклар оеганда мондый күнегүнең файдасы тия: 🔽🔽 Кулларны өскә күтәрергә һәм 80 тапкыр учларны кысып, бармакларны турайтып бөкләргә. Шуны ук кулларны аска төшереп тә кабатларга. Ул кан әйләнешен яхшыртырга булышыр. СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК ! Сезнең иртән торганда кул-аякларыгыз оеган буламы? 👍 - Юк 👎 - Әйе ❤ - Бик сирәк

