🤲Ярый әле самолетта табиб булган... — 26 августа 2026 г. в 11:38:51.206
🤲Ярый әле самолетта табиб булган... 👨⚕Мәсәгуть дәваханәсендә эшләүче анестезиолог- реаниматолог Илгиз Мостафин самолетта бер пассажирны үлемнән алып калган.🤲 21 августтан 22сенә каршы төндә Уфа–Хургада рейсында бер хатын үзен алама хис итә башлаган: кан басымы кинәт төшеп, аңын югалтыр дәрәҗәгә җиткән. 🛫Самолётта анестезиолог-реаниматолог булып эшләүче якташыбыз Илгиз Мостафин да булган. Ул шундук ярдәмгә ашыккан. Самолетны ашыгыч рәвештә якындагы шәһәргә утырту турында да сүз барган, ләкин якташыбызның профессиональлеге ярдәмендә, пассажирның хәле әйбәтләнә башлаган. 🛫Барып җиткәнче Илгиз Флорис улы ханымның хәлен күзәтеп, аңа ярдәм итеп торган. 👨⚕Мостафин өчен бу инде беренче генә очрак түгел икән: элегрәк тә аңа шулай ук самолетта бер пассажирга ярдәм🩺💉күрсәтергә туры килгән. Тулырак текст: https://omet-rb.com ❤Илгиз кебек шундый мәрхәмәтле табиблар дөньяда күбрәк булсын иде.🤲

