Тандырда ысланган скумбрия🦈 — 2 сентября 2026 г. в 06:00:10.035
Тандырда ысланган скумбрия🦈 ✅ 2 литр суга: ❕10 аш кашыгы тоз, ❕6 аш кашыгы шикәр комы, ❕2 аш кашыгы горчица, ❕6 данә канәфер(гвоздика), ❕8 данә дәфнә яфрагы(лавр), ❕1чәй калагы кара борыч. 🔥Шуларны салып, 15 минут кайнатабыз да, уттан алабыз. Маринад суынгач, аңа балыкларны салабыз. Ул бер тәүлек суыткычта торырга тиеш. 🦈Аннан алып, балыкларны җепкә урыйбыз, тандырга ысландырырга куябыз. 30 минутта әзер була.

