🎼Альберт Вәлиуллин — 1 сентября 2026 г. в 13:39:00.967
🎼Альберт Вәлиуллин "Җитми калды" 🪗🪗🪗 Мәҗлесләрдә чыгыш ясамыйм. Таныш-белешләрне котлап кайта алам. Әмма мин банкетларда чыгыш ясап, акча эшләүче артист түгел. Сәхнә – минем өчен рухи яктан баю. Кайчандыр чынга ашмаган хыялым артыннан килдем, дисәм дә дөрес булыр. Сәхнә мине башка дөньяга алып китә, ул дөньяда мин ял итәм, анда тормыш мәшәкатьләре, акча санау юк. Бәлки, минем җырлавым барысының да күңеленә ятмыйдыр, әмма да ләкин үз тамашачым бар. Мин аларга форсаттан файдаланып үз рәхмәтемне белдерәм".

