📚БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ОЗАТКАНДА УКЫЙ ТОРГАН ДОГА🤲 — 1 сентября 2026 г. в 03:59:52.683
📚БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ОЗАТКАНДА УКЫЙ ТОРГАН ДОГА🤲 Үзегез дә, балагыз да һәр эшне шушы сүзләр белән башлагыз. بسم الله الرحمن الرحيم 🌸Бисмилләһир- рахманир-рахим. Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән! Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр. Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит. Рабби зиднии гыйлмән. И, Раббым! Гыйлемемне арттыр («Та Һа» сүрәсе, 114). Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән. Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде. Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии. И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш. Амин! («Та Һа» сүрәсе, 25-28). __________

