🎊Бүген - Белем бәйрәме!🎈 — 1 сентября 2026 г. в 03:00:08.668
🎊Бүген - Белем бәйрәме!🎈 Барлык укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйбыз!💐 Сезнең эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа үрләргә ирешүегезне телибез.🤲 Хәерле, изге сәгатьләрдә! Бүген – 1нче сентябрь! Күңелләр якты һәм көр. Шау - гөр килә урамнар, Шат кызлар һәм малайлар. Уку елы башлана, Мәктәп ишеген ача. Куанышып балалар, Белем туена баралар. Бездән сезгә шул теләк, Булыгыз һәрчак үрнәк! Белем учакларыгыз, Һәрвакыт торсын дөрләп! Гөлсем Нәбиуллина шигыре.

