⚡️️Игътибар, яңа конкурс!🎉 — 6 сентября 2026 г. в 10:30:02.501
⚡️️Игътибар, яңа конкурс!🎉 Үткән уенга йомгак ясап, җиңүчене билгеләп, яңасын башлыйбыз!👍 📚✏️️"Сыйныфташлар" конкурсына фотолар кабул ителә.👏👏 Мәктәп еллары - һәркем күңелендә иң күңелле, матур хатирәләргә бай мизгел.Сезнең дә шул елларның күркәм хатирәсе булып сакланучы фотолар бардыр. 🤲 Фотоальбом битләрен ачып, бергәләп шул вакытларга кайтып килик әле, дуслар! 🥳 📸 Сыйныфташлар белән төшкән БЕР фотогызны безгә җибәрегез. (Ике, өч кеше төшкән булса да ярый) 💥Конкурсның шартлары: *Фото җибәрүче исем-фамилиясен, туган районын, авылын яки шәһәрен яза; *Ничәнче елларда һәм сыйныфта төшкәнен яза. (Мәсәлән, Гали Вәлиев, Чишмә районы, Чишмә авылы, 1985 ел.8 сыйныф). ✨️Фотогызны админга салыгыз. 💌 💥Җиңүче "Вконтакте"дагы кушымта ярдәмендә тавыш бирү буенча билгеләнә һәм аны истәлекле бүләк көтә🎁 Бүләкне "Озон" аша җибәрәчәкбез.🔥 Фотоларны 9 сентябрьгә кадәр көтеп калабыз, дуслар!👏👏 ❤Безнең МАХ-каналга язылыгыз: max.ru/ometufa

