АШАГАНДА ДОГА КЫЛУ🤲 — 6 сентября 2026 г. в 08:23:10.502
АШАГАНДА ДОГА КЫЛУ🤲 Ашауны, һичшиксез, “Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип башларга һәм ошбу доганы укырга кирәк: “Әллааһүммә бәәрик ләнәә фииһи үә әтъгыймнәә ризкан хәләәлән үә әнтә хайрур раазыйкыйн. Әллаһүммә нәүүир кулүүбәнәә үәрхәмнәә үәръда ганнәә. Үә әгътыйнәә тәмәәмә нигъмәтикә үә дәүәәмә нигъмәтикә үә тәмәәмә тәүфиикыйкә”. (Әй, Аллаһым! Ашларыбызга бәрәкәт бир, болардан да хәерлерәк ашларны ашарга насыйп кыл. Безгә хәләл ризык бир, чөнки Син ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе. Аллаһым! Күңелләребезне яктырт, безгә мәрхәмәт ит һәм бездән разый бул. Безгә нигъмәтеңнең дәвамын һәм тәмамын әйлә, йә Рабби!) Ә сез, дуслар, ашаганнан соң амин🤲тотасызмы? Нәрсәләр укыйсыз?

