🐼 Ана пандалар ике бала тапса, һәрвакыт диярлек берсен ташлый. Чөнки алар бары тик бер... — 13 сентября 2026 г. в 06:46:05.360
🐼 Ана пандалар ике бала тапса, һәрвакыт диярлек берсен ташлый. Чөнки алар бары тик бер генә бала карарга сәләтле. Зоопаркларда, бу проблеманы хәл итү өчен, махсус хезмәткәрләр бар — әни панданы алдап, берничә сәгать саен, игезәкләрне чиратлап янына кертәләр. _______ 🐼Пандалар турында кыскача: 🔹Зур панда яки бамбук аюы, һинд камышы аюы – аклы-каралы йонлы имезүче хайван төре. 🔹Кытайның таулы төбәкләре - Сычуань һәм Тибетта яши. 🔹Буе 1,2-1,8 метрга җитә, авырлыгы 17—160 кг тәшкил итә. 🔹Ерткыч хайван булуга карамастан панда гомер буе тик бамбук ашый. 🔹Кыргый табигатьтә нибары 2000нән артык панда калган. _______ Монда жирафлар турында укый аласыз. Монда – филләр турында.

