👁Күз тиюгә каршы тәнгә, киемгә әйбер тагу дөресме?🤔 — 12 сентября 2026 г. в 04:13:03.899
👁Күз тиюгә каршы тәнгә, киемгә әйбер тагу дөресме?🤔 ☝Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән. ✅Ләкин күз тиюне булдырмау өчен, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш. Тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйберне тагу «кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс» дигән ышануларга нигезләнгән. Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакламакчы булалар. Тик күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән-Кәримнән сүрәләр уку. ☪️☪️☪️☪️☪️☪️ Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фәтихә», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51нче аяте укыла.

