🤲"КӘҮСӘР" СҮРӘСЕНЕҢ ИҢҮ ТАРИХЫ🤲
🤲"КӘҮСӘР" СҮРӘСЕНЕҢ ИҢҮ ТАРИХЫ🤲 Бу сүрә Кәүсәр дип, беренче аятьтә Кәүсәр сүзе искә алынганга аталган. Аллаһы Тәгалә үзенең расүленә әйтә: «Әлбәттә, Без сиңа Кәүсәрне, ягъни җәннәттәге Кәүсәр елгасын бирдек» — ди. Әлеге сүрәнең иңү тарихы хакында кайбер хәдисләр дә бар. Аларның берсе Әнәс ибн Мәликтән болай тапшырыла: «Көннәрдән бер көнне Аллаһының илчесе үзенең сәхабәләре янында чагында черем итеп ала һәм елмаеп уянып китә. Иптәшләре аннан сорыйлар: «Нәрсә синең кәефеңне күтәрде әй Аллаһның илчесе?» Пәйгамбәр әйтте: «Миңа яңа гына бер сүрә иңде» диде, һәм Кәүсәр сүрәсен укып күрсәтте. ✅Шулай ук Кәүсәр сүрәсе иңү тарихы Аса ибн Ваил дигән кеше белән дә бәйле булуы мөмкин. Ул Мөхәммәд пәйгамбәрне (с г с)мыскыллап: «Үзе кешеләрне вәгазли, ә үзе койрыксыз, ягъни баласыз, үзе үлгәч аны онытачаклар» — ди. Чөнки пәйгамбәребезнең ир балалары яшь чакларында ук үлеп бетәләр. Кәүсәр сүрәсенең иң ахыргы аяте нәкъ менә Аса ибн Ваилгә багышланган дип фаразлана. Аллаһ Тәгалә үзенең расүлен юата: «Әлбәттә, сине хурлаучы — ул үз-үзен юк итә» — ди.