Бәбкә үләне төнәтмәсе ташларны кудырырга ярдәм итә👍 — 1 июня 2026 г. в 12:00:06.796
Бәбкә үләне төнәтмәсе ташларны кудырырга ярдәм итә👍 Аны май ахыры, июнь башларында җыялар. ✅ Халык медицинасында бәбкә үләнен(горец птичий, спорыш, гусиная трава) кан туктату, кан тамырларын ныгыту, бәвел кудыру чарасы буларак кулланалар. Ашказаныннан, аналыктан, эчәклектән кан киткәндә шифасы бар. ✅ Матдәләр алмашын көйләү чарасы итеп, диабет булганда да кулланыла. Көчле стресстан соң, нерв системасын тынычландырырга булыша. ✅ Ялкынсыныну басу үзлеге, бөерләрдәге һәм бәвел куыгындагы ташларны кудырырга ярдәм итә. Экзема, нейродермит, псориаз, красная волчанка булганда кулланыла. ✅ Әзерләү ысулы: 20 г вакланган үләнне эмаль савытка салып, 200 мл кайнап суынган су коялар һәм капкач белән каплап, 15 минут «су мунчасы»нда кайнаталар. Уттан алып, 45 минут төнәткәч, ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр. Авырлы ханымнарга кулланырга ярамый! Дәваланырга уйласагыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

