РИКОТТА СЫРЫ, бик тиз һәм җиңел ясала. Тәмле һәм файдалы — 5 июня 2026 г. в 13:49:42.727
РИКОТТА СЫРЫ, бик тиз һәм җиңел ясала. Тәмле һәм файдалы Кирәк: ✅2 литр сөт ✅6 аш калагы уксус 9%. Уксус урынына лимон кислотасы да салырга була. ✅Тоз тәменчә Сөтне кайнатырга куясыз. Сөт якынча 45 градуска ( кулны пешермәскә тиеш) җылынгач, уксусны сала башлыйсыз. Сыр бүленеп чыга башлый. Сөзәсез, тоз өстисез. Сырны сөзәргә куясыз, йомшаграк, нежныйрак булсын дисәгез, 15-30 минуттан ашарга була. Корырак кирәк булса, сөзгечтә төнгә калдырырга була.