БҮГЕН ГАИЛӘ КӨНЕ🤲🏻❤️😇 — 8 июля 2026 г. в 17:21:21.974
БҮГЕН ГАИЛӘ КӨНЕ🤲🏻❤️😇 Гаилә бәхете телим һәммәгезгә дә😍 Бу елны без өчәү, Аллаһка шөкер. Исән - сау булыйк! Улыбыз Ильярга 2,5 ай. Әкренләп үсәбез. Вакыт бара... Гаилә көне булгач, улым турында пост язарга булдым: 🤲🏻Беренче 2-3 атна авыр булды минем өчен. Ни өчен? Улымны үлчәргә үлчәү алган идек, беренче атнада вес җыймаган булып чыкты, киресенчә кимегән иде. Димәк, ашавы дөрес булмаган. ГВ буенча консультант белән элемтәгә кергәч, киңәшләр бирде. Ильяр имде, + молокоотсос белән дә сцеживать итеп ашаттым. Шприцлар белән😅 Бутылкага ияләнмәсен өчен)) Аннан яңа туган бала 1-1,5 сәгать саен ашый, сцеживать итеп утырып йокы да юк иде миңа😅 Ярый Ильшат отпуск алган иде. Бергә җиңелрәк булды🙏🏻 🤲🏻Колики булмады, Аллаһка шөкер. 1-3 атнада младенческая дисхезия булды. Бала эшләрен эшләр алдыннан аякларын күтәреп, көйсезләнеп ала. 🤲🏻Диета тотмыйм. Беренче ике атнада тоттым. Төрле табиб фикерләрен укый торгач, тотмаска булдым. Хәзер күп кеше тотмый икән, чөнки, мәгънәсе юк. Ләкин, диета буенча төрле фикерләр бар, тоту тотмау һәр кешенең үз эше. Бер ай тирәсе (6 айга хәтле булырга мөмкин икән) улымның битендә бетчә кебек әйберләр булды, акне новорожденных дип атала икән ул. Ананың ризыгына бәйле түгел. Гормоннар белән бәйле. 🤲🏻Хәзерге вакытта төнге йокы уянмыйча 6-7 сәгать, Аллаһка шөкер. Мин үзем уянам бер тапкыр, сөт кимемәсенгә, сцеживать итеп алам. Ильяр 6-7 сәгать йоклаганнан соң, ашап ала, аннан тагын 2-3 сәгать йоклый. Бу график кайчанга хәтле барыр, үзгәрерме? Сезнең ничек булды? 4 айда балалар начаррак йоклый башлый диләр. 🤲🏻Самозасыпание 4-6 айдан диләр. Ильяр 2 айда берничә тапкыр үзе йокыга киткән иде. Алга таба өйрәтергә иде. Әнием башымны сыпырып йоклата торган булган. Кайбер кеше баланың кулын, колагын тотып йоклата икән. Сез ничек идегез, ничек йоклатасыз? Гел тирбәтеп йоклатсаң билләр бетәр😅Киңәшләрегезне бирегез әле🙏🏻 Постны укып бетергән булсагыз зур рәхмәт❤️❤️❤️

