Үз согында бик тәмле помидорлар🍅🍅🍅 — 7 июля 2026 г. в 14:37:49.650
Үз согында бик тәмле помидорлар🍅🍅🍅 Сок өчен : 3 кг помидор 1,5 стакан шикәр комы 2 аш кашыгы тоз Помидорларны иттарткычтан чыгарасы. Шикәр тоз салып кайнатасы. Кайнап чыккач 5 минут кайный. Аннары 1 литрлы чиста банкаларга: 3 тырнак сарымсак 4шт кара борыч 2 шт гвоздика 1шт лавровый лист Укроп зонтигы саласы өстенә помидорларны тутырасын (помидорларны бөтен килеш, яки турап тутырасы) Әзер сокны өстенә агызасы. 15 минут водяной баняда кайнатасы. 1 аш кашыгы уксус салып, ябып куясы. ✅1 литрлы 7 банка чыга Бик тәмле була ясап карагыз😋

