КУРА ҖИЛӘГЕННӘН КАК — 16 июля 2026 г. в 07:07:37.189
КУРА ҖИЛӘГЕННӘН КАК 2 кг кура җиләген блендер белән изәсе, сито аркылы чыгарасы. Чыккан масса 1,5 кг булган. Шуңа 2 аш калагы шикәр комы салып, яхшылап болгатасы. Табага салып, духовкада киптерәсе. Әнинең 36 см өч таба, 26 смлы ике таба чыккан. Әнием ел саен күп итеп как ясый. Яратабыз. Сез нәрсәләрдән как ясыйсыз?)

