СОЛЯНКА — 23 июля 2026 г. в 09:01:16.257
СОЛЯНКА ✅3 кг кәбестә ✅2 кг-помидор ✅1,5 кг-суган ✅1 кг-кишер ✅1 кг-кыяр ✅350гр сыек май ✅250 гр песок ✅100 гр тоз ✅100гр-уксус, 15ш түгәрәк кара борыч ✅8 шт-лавр яфрагы. Барысын бергә саласың һәм кайнарга куясың. Башта помидор, суган, кишерне пешерергә куйдык. Аннан кәбестә өстәдек, башка ингредиентларны. Иң ахырдан кыярны салдык, ул тиз пешә. Якынча 1 сәг ярым пешердек. Пешеп чыккач уксус өстәп, банкаларга салып, ябып куйдык. 700гр лы 11 банка чыкты. Тәмле булсын🥰

